- үле
- с. 1. Үлгән, яшәүдән туктаган, тереклеге беткән; җансыз; киресе: тере. Кипкән, корыган, шиңгән (үсемлекләр тур.) 2. күч. Үлгән кешенеке төсле (тереклеге чак кына беленгән) йөзенә ниндидер үле төс чыккан 3. күч. Тереклек билгеләре булмаган. Хәрәкәтсез, өнсез 4. күч. Нәтиҗә бирми торган; нәтиҗәсез, файдасыз (эш һ. б. ш. тур.) сәнгатьтә үле бер форма. ҮЛЕ КАПИТАЛ – 1) Табыш китерми торган кыйммәтләр, байлыклар 2) Файдаланылмый торган (идеяләр, фикерләр, белемнәр һ. б. ш. тур.). ҮЛЕ СЕЗОН – Сәүдәдә, җитештерүдә тукталыш, тынлык вакыты. ҮЛЕ СУЫ – Үтерә торган агулы су. ҮЛЕ (ҮЛГӘН) ХӘБӘРЕ – Кемнең дә булса үлүе тур. хәбәр
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.